«Юл йөрү кагыйдәләре хөрмәткә лаек»: уен программасы (6+)

15 май көнне 8 нче санлы балалар китапханәсендә «Китапта кунакта» ял көне клубы әгъзалары өчен «Юл йөрү кагыйдәләре хөрмәткә лаек» дигән уен программасы үткәрелде. Ул юлда куркынычсызлык турында күзаллауларны киңәйтергә һәм юл йөрү кагыйдәләрен үтәү турында белемнәрне ныгытырга ярдәм итте. 
Чара башында китапханәче балаларга юл билгеләренең төрләре, беренче светофорның барлыкка килү тарихы, борынгы заманнарда юлларда хәрәкәтне патша күрсәтмәсе ярдәмендә тәртипкә салырга тырышулары турында сөйләде. Төрле тормыш хәлләрендә калганда үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре белән балалар «Куркынычсызлык карточкалары» ярдәмендә танышты. «Кызыл, сары, яшел» спорт уены бик күңелле һәм күтәренке рухта узды, анда балалар светофор турында белемнәрен ныгытты. «Ярый – ярамый» уенында урам хәрәкәтен көйләүче роленә кереп карадылар. Ул балаларга юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең әһәмияте турында искә төшерде. Чара азагында яшь китап сөючеләр юл куркынычсызлыгы турында белем бирүче мультфильм карады.

Поделиться: